«Саумы, Көз!»: бәйге-уен программасы (6+)

7 һәм 11 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә «Саумы, Көз!» бәйге-уен программасы узды.

Здравствуй осень…
IMG_2056
IMG_2107
IMG_2071
IMG_2062
IMG_2077
IMG_2085

Китапханәче яшь китап сөючеләргә елның иң матур фасылларының берсе – көз, борынгылар әйткәнчә, көзге айлар турында сөйләде. Балалар зур мавыгу белән тәкъдим ителгән уеннарны уйнады. «Агачлар» викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, ә һәр дөрес җавап өчен конфет алдылар. «Кәрҗиндә нәрсә бар?» уены бик күңелле узды. Балалар, күзләрен бәйләп, кәрҗиндәге яшелчә яки җиләк-җимешне куллары белән тотып танырга тырышты. «Уңышны җый» эстафетасы да бик кызыклы узды, анда балалар үзләренең җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Көз турында шигырь һәм җырларны бик теләп тыңладылар. «Төсләргә бай көз» күргәзмәсе катнашучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте, анда әлеге ел фасылы турында шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр тупланган китаплар тәкъдим ителде. 
Чара азагында барлык балалар да татлы күчтәнәчләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: